Шамил Шәйдуллин (1939–2008)

Язучы

шамил шәйдуллинШамил Нәфыйгулла улы Шәйдуллин 1939 елның 21 маенда Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы Сөлчәбаш авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1956 елда Ташкентка чыгып китә. Пахта заводында эшли. Ташкент заводларының берсендә слесарь булып хезмәт куя. Шуннан армиягә алына.

1964 елда армия хезмәтеннән кайтканнан соң, Чистай сәгать заводында слесарь-көйләүче булып эшли, шунда цехком профсоюзы рәисе вазиасын башкара, кичке урта мәктәптә укый. Аннан соң гаиләсе белән Казанда яши башлыйлар.

1966 елда Төрекмәнстанга китеп баралар. Анда аңа милициянең участок инспекторы да, өлкән тикшерүче, җинаятьләрне тикшерү бүлеге мөдире булып та эшләргә туры килә. 1968–1973 елларда читтән торып Ташкент СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлый.

1976 елда КАМАЗ төзелешенә, Яр Чаллыга кайтып, БХСС бүлегенә эшкә урнаша, җинаятьчеләрне эзләү бүлекләрендә эшли.

1966 елның 23 сентябреннән алып 1995 елның 26 августына кадәр хокук саклау органнарында хезмәт итә.

1976 елдан гомеренең соңгы елларына кадәр Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итте.

Шамил Нәфыйгулла улы Рәсәй (1995) һәм Татарстан (1996) Язучылары берлеге әгъзасы.

Шамил Шәйдуллин 2008 елның 1 гыйнварында каты авырудан соң вафат булды, Яр Чаллы зиратында җирләнде.

Библиография

Мансур Сафин // Намус сагында. На страже чести: Язучы Шамил Шәйдуллинның тормыш һәм иҗат юлы. Жизнь и творчество писателя Шамиля Шайдуллина / редактор Р. Хамидуллина, М. Сафин; сост. Ф. Хамматова. – Казан: «Школа» редакция-нәшрият үзәге, 2014. – С.147-148

Шамил Шәйдуллин // Шамил Шәйдуллин: Биобиблиографик күрсәткеч / Чаллы шәһәре Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе. Әдәбият тарихы музее; Төзүчесе Р.Г. Хәмидуллина, – Алабуга: «Андерсен», 2011. – 188 б.