Рахмай Хисмәтуллин (1934–2004)

Язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе

Рахмай ХисмэтуллинРәхмәтулла Хисмәтулла улы Хисмәтуллин (Рахмай Хисмәтуллин) 1934 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Әнәк авылында туа. 1952 елда – Пучы урта мәктәбен, 1958 елда Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлый.

Аннан Питрәч һәм Азнакай район газеталарында, Казанда «Яшь ленинчы» газетасында, телестудиядә әдәби хезмәткәр, мөхәррир һәм бер җәй (1963) «Оргсинтез» заводы төзелешендә бетончы булып эшли. 1963–1966 елларда Казан дәүләт университетының Хисаплау үзәгендә математик-программист хезмәтендә була.

1966–1981 еллар арасында – Түбән Кама шәһәрендә икътисадчы, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының Түбән Кама төбәгендәге үз хәбәрчесе, эшче яшьләр кичке мәктәбендә – математика укытучысы, төзелештә – инженер, өлкән инженер һәм халык театрында режиссер булып эшли. 1982 елдан ул – Түбән Камадагы «Нефтехим» җитештерү берләшмәсе хезмәткәре.

1988 елда Р. Хисмәтуллин «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе белән җитәкчелек итә. Әлеге берләшмә 1988 елда Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.

1989–1997 елларда Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе булып эшли.

Язучының «Кайтаваз» пьесасы буенча Түбән Кама халык театры куйган спектакль Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
1984 елда Р. Хисмәтуллинга «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 1994 елда «Кыйбла җиле» китабы һәм әдәби-ижтимагый эшчәнлеге өчен, ул Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

2004 елның 30 гыйнварында вафат.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Салават күпере» (1964), «Күкрәү авазлары» (1967), «Үземне таптым» (1980), «Сусау» (1984), «Дөньяга көлеп чык!»: балалар өчен шигырьләр (1987), «Яшенле тау» (1988), «Ак догалар» (1992),  «Кыйбла җиле» (1992), «Тәүбә»: повесть, шигырьләр, публицистика (1995).