Равил Сабыр

равил сабырЯзучы

Равил Рәсим улы Сабиров (Равил Сабыр) 1974 елның 27 гыйнварында Минзәлә районы Тупач авылында туган. 1980–1990 елларда Наратлы Кичү урта мәктәбендә укый.

1990–1995 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый. Студент вакытта «Идел», «Чаян» журналларында, «Татарстан яшьләре» газетасында хикәяләре басылып тора.

Равил Сабыр 1995 елда Чаллыга килеп шәһәр хакимиятенең матбугат үзәгендә эшли башлый. 1998–1999 елларда «Аргамак» журналында баш мөхәррир. 2000–2003 елларда «Вечерние Челны», 2003–2005 елларда «Восточный экспресс» газеталарында журналист булып эшли. Бүгенге көндә Чаллы татар дәүләт драма театрында әдәби бүлекне җитәкли.

«Яңа татар пьесасы – 2004» бәйгесендә «Земфирәкәй, сылуым, аппагым!» пьесасы, «Яңа татар пьесасы – 2007» бәйгесендә «Теләк» драмасы белән катнашып, ике мәртәбә лауреат исеменә лаек булды.

2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китабы: «Ак әби» (1997).