Сафин Мансур Габдулла улы

Шагыйрь, тәрҗемәче, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты

Мансур Габдулла улы Сафин 1949 елның 11 маенда Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә туа. Татарстанның Мамадыш шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлагач, 1966 елда Ырынбур зенит артиллериясе училищесында хәрби белем ала һәм армия сафларында офицер булып хезмәт итә башлый. Ләкин, күп тә үтми, ул армиядән китәргә мәҗбүр була. 1970 елда кыска вакытлы педагогик курсларны тәмамлап, берникадәр вакыт мәктәптә укытучы булып эшли, аннары Казан дәүләт университетына укырга керә.

Матбугатта әсәрләре мәктәп елларында күренә башлый, хикәяләрен, татар шагыйрьләре иҗатыннан рус теленә шигъри тәрҗемәләрен бастыра.

М. Сафин, 1975 елда университетны тәмамлагач, Казанда – инженер-радиофизик, Мамадышта – партия райкомы инструкторы, Сергиев Посадта – рота һәм батальон командирының сәясәт буенча урынбасары, Чаллыда КАМАЗ заводларында директор урынбасары булып эшли. Берничә ел Чаллы дәүләт педагогика институтының татар филологиясе факультетында укыта.

1980–1990 нчы елларда Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы оешмасында – Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы мөдире, «Аргамак» әдәби-нәфис журналының рус бүлеге буенча баш мөхәррир урынбасары, «Бизнес-класс» газетасының мөхәррире дә була. Соңрак «Казан» журналы, «Вечерняя Казань» газеталарында хезмәт куя.

М. Сафин – дүрт дистәдән артык шигырь һәм проза җыентыклары, тәрҗемә китаплары авторы. Татар һәм рус телләрендә яза. Аның әсәрләре «Новый мир», «Юность», «Детская литература», «Рабоче-крестьянский корреспондент», «Казан утлары», «Идел», «Татарстан», «Литературная газета», «Литературная Россия» һ.б. газета-журналларда даими рәвештә басылып килә. 1999 елда Казан дәүләт университетында филология бүлегенең аспирантурасын тәмамлап, «Система пейзажных образов в татарской поэзии» дигән темага (фәнни җитәкчесе профессор Т.Н. Галиуллин) фәнни хезмәт әзерли. Аның фәнни язмалары «Научный Татарстан», «Аргамак», «Мәйдан» һ.б. басмаларда басыла.

2000 елда балалар әдәбияты өлкәсендәге уңышлары өчен, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Егор Уткин исемендәге премияләр иясе. Шулай ук ике тапкыр Эдуард Касыймов (1995–2000) премиясенә лаек. Ул «КАМАЗ төзелеше ударнигы» (1987) дигән мактаулы исем йөртә. Яр Чаллы каласында 1978 елдан бирле яшәп иҗат итә.

1997 елдан – Татарстан һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Мамадыш таңнары»: шигырьләр (1992), «Хәерле иртә»: шигырьләр (1994), «Кәнфиттән дә тәмлерәк»: балалар өчен шигырьләр (1996), «Сербакчага сәяхәт» (1997), «Сербакчага сәяхәт» (2000), «Сыерчык бураны»: шигырьләр, табышмаклар (2004), «Чаллы эпиграммалары һәм шаржлар»: шигырьләр; (1993), «Надежда, Вера и Любовь»: шигырьләр (1994), «Край былинный, Мамадышский»: туган якны өйрәнү җыентыгы (1994), «В огонь – во имя жизни» (1998).