Мәхмүт Газизов (1940-2013)

Шагыйрь, мөгаллим

Газизов МәхмүтМәхмүт Минәхмәт улы Газизов 1940 елның 8 февралендә Татарстан Республикасының Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Туктар Урдаласы авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1958 елда Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, Казанга килеп педагогия институтының тарих-филология факультетында белем ала. Югары уку йортында аңа 5 ел дәверендә шагыйрь Ренат Харис белән, 20 елдан артык «Мәгариф» журналында редактор булып эшләүче Фәрит Шәрифуллин, Татарстанның телевидение дикторы Рөстәм Нәбиуллин белән укырга туры килә. Старосталары хәзерге көндә тарих фәннәре докторы, археолог-галим Равил Фәхретдинов була. Шагыйрь, уку чорында иҗатчылар түгәрәгендә шагыйрьләребез Илдар Юзеев, Барлас Камалов, Хисам Камалов, Марс Шабаев белән аралаша. Бу очрашулар аның иҗаты өчен этәргеч булмый калмый.

М. Газизовның хезмәт юлы Лениногорск районы Федотовка авылы урта мәктәбендә башланып китә. Ул татар әдәбияты, тарих-җәмгыять белеме дәресләрен укыта. Аннары укыту эшләре бүлеге мөдире, мәктәп директоры булып хезмәт итә.

1970 елда М. Газизов КАМАЗ төзелешенә килә. Шоферлар тулай торагында тәрбияче, төзелеш мәйданында геодезист, мастер, тимерчелек заводында гади эшче һәм башка хезмәт вазифаларын башкара. Тырыш хезмәт уңышлары өчен, «КАМАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы билге белән бүләкләнә.

Тәүге шигырьләре бишенче сыйныфта укыганда, мәктәпнең стена газетасында урын ала.

2013 елда Мәхмүт Газизовның Татарстан китап нәшриятында яңа шигьри җыентыгы чыгу уңаеннан, «Татарстан» радиосында әдәби тапшыру (авторлары Ә. Ситдыйкова һәм Д. Гайнетдинова) әзерләнә.

М. Газизов – 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

2013 елның 14 сентябрендә каты авырудан соң вафат була, Чаллы зиратында җирләнә.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

“Миләш сиртмә” (1969), “Бер, ике, өч…” (1972), “Тәгәри китте йомгагым” (1976), “Мәйдан” (1990), “Гаҗәеп көн” (1995), “Серле иҗек” (1996), “Кыска буйлы әкиятләр” (1998), “Ике куян койрыгы” (2001), “Бүремалай белән Аюбай” (2012).