Ирек Диндаров (1953-1999)

Язучы, публицист

ирек диндаровИрек Гали улы Диндаров 1953 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Октябрь районы Биккол авылында укытучы гаиләсендә туа. Алты яшеннән укырга керә. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, күрше Фома авылында урта белем ала.

Ирек Диндаровның беренче мәкаләләре, хәбәрләре бишенче класста укыганда «Дуслык» район газетасы битләрендә күренә башлый. Шуннан бирле даими рәвештә язмалары «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Дуслык» газеталарында басыла. 1970 елда Казан Дәүләт университетының тарих-филология бүлегенә укырга керә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Чаллы шәһәренә килә, төрле елларда пресс-рам заводының матбугат үзәге җитәкчесе, Октябрь районының «Дуслык», Тукай районының «Якты юл» газеталарында корреспондент, Тукай районы халык контроле комитетында бүлек мөдире, агрегат заводында халык контроле комитеты рәисе, двигательләр заводында партком секретаре урынбасары вазифаларын башкара.

Ирек Татарстан телерадиокомпаниясенең Чаллы шәһәр радиосына нигез салучыларның берсе булды һәм 1989 елның февраленнән 1993 елның апреленә кадәр аның белән җитәкчелек итте. 1994 елның апреленә кадәр шәһәр информация агентлыгында директор урынбасары булып эшләде. Шул ук елның апрель аеннан хакимиятнең матбугат үзәге җитәкчесе булып билгеләнде.

1999 елның 30 апрелендә вафат булды.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Төркиягә сәяхәт» (1995), «Әбләев хикмәтләре» (1997), «Йолдыз җиле» (2000).

Библиография

Зарипов, Рәис Ачылып бетмәгән талант иясе: [язучы, журналист, публицист Ирек Диндаров] / Р. Зарипов // Мәйдан. – 2014. – №1. – Б. 112 – 114.

Мухаметшин, Хамит Он обладал острым пером и смелой мыслью: [журналист и писатель Ирек Диндаров] / Х. Мухаметшин // Светлый путь. – 2013. – 6 сентября (№ 67). – С. 6.