Фидаил Мәҗитов

Шагыйрь, язучы, журналист

Фидаил Васил улы Мәҗитов 1984 елның 24 маенда Татарстан Республикасының Актаныш районы Кыркаентүбә авылында туа. Туган авылында башлангыч, Иске Кормаш авылында урта мәктәпне тәмамлый. 2001 елда Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Студент вакытында ул Чаллыда узган «Туган телем – Тукай теле», Муса Җәлилнең 100 еллыгына карата үткәрелгән «Татарстанның шигъри бәйләме», «Студентлар язы» конкурсларында, Әлмәт шәһәрендә узган С.Сөләйманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» республикакүләм фестивалендә шигърият буенча беренче урыннарга лаек була. Институтны «бишле» билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, укуын аспирантурада дәвам итә. Бүгенге көндә төбәк тарихы һәм татар тарихи романнарына бәйле фәнни эзләнүләр алып бара.

Фидаилнең әсәрләре һәм мәкаләләре «Шәһри Чаллы», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Юлдаш», «Яңарыш» (Ижау), «Татар иле» газеталарында һәм «Казан утлары», «Мәйдан», «Идел» журналларында басыла.
Фидаил Мәҗитов – Татарстан һәм Россия Журналистлар берлекләре, Халыкара Журналистлар Ассоциациясе әгъзасы, «Мәйдан» журналының җаваплы секретаре.
2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Мәйдан» журналының баш редакторы.