Эдуард Касыймов (1930–1986)

Язучы

Эдуард Салихҗан улы Касыймов 1930 елның 8 ноябрендә Киров өлкәсенең Слобода районы Нократ авылында туа. Аңа сабый чактан ук тормышның ачы-төчесен татырга туры килә. Сталин хакимлек иткән шомлы елларда әтисе Салихҗан абзый халык дошманы дип кулга алына һәм йөрәкне өшеткеч «халык дошманы улы» дигән атама язучыны бик озак гомерләр эзәрлекли.

1943 елда бишенче сыйныфны тәмамлауга, әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган каласы Малмыжга кайтып урнаша. Эдуард шунда әүвәл җидееллык татар мәктәбен, аннан соң кичке эшче яшьләр мәктәбендә сигезенчене тәмамлап, тугызынчы-унынчы сыйныф белемен шәһәрдәге рус урта мәктәбендә ала.

1948–1953 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студент елларында көндәлек матбугатта беренче иҗат тәҗрибәләре – кыска-кыска хикәяләре, очерк язмалары күренә башлый. Университетны тәмамлагач, 1957 елга кадәр башта Татарстанның Азнакай район үзәгендә, аннары Киров өлкәсендәге Түбән Шөн дигән татар авылы урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

1965–1967 елларда Э. Касыймов Татарстанның Алабуга шәһәрендәге педагогия институтында татар фольклоры һәм татар әдәбияты фәннәрен укыта.

1972 елда Э.Касыймов Алабуга шәһәреннән Чаллыга күчә һәм 1980–1981 елларда Татарстан Язучылар берлеге Чаллы оешмасының беренче җаваплы сәркатибе вазифасын башкара. «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең шеф-консультанты булып тора.

СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы (1964), фольклорчы-галим, танылган язучы. Егермегә якын китап авторы.

Э. Касыймов 1986 елның 21 мартында вафат була.