Айдар Хәлим

Шагыйрь, прозаик, публицист, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Җамал Вәлиди исемендәге премияләр иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Борис Нәҗметдин улы Хәлимов (Айдар Хәлим) 1942 елның 1 гыйнварында Башкортостан Республикасының Миякә районы Бәләкәй Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.

Борис Нәҗметдин улы Бәләкәй Кәркәле башлангыч (1949–1953), Олы Кәркәле җидееллык (1953–1956), Миякә урта мәктәбен (1956–1959) тәмамлый.

Беренче шигыре Миякә район газетасында 1958 елда басылып чыга.

Октябрьск техник училищесында бораулаучы һөнәрен алганнан соң, калмык далаларында Каспий нефть разведкасында эшли һәм соңыннан атаклы Тенгиз нефть-газ ятмаларын ачуда катнаша. Совет Армиясендә танкчы булып хезмәт итә.

Казан дәүләт университетында журналистлык белгечлеген алган яшь каләм иясе, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Түбән Кама төзелешенә килә. Андагы яшь әдипләр белән берлектә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен оештыра һәм берничә ел аның белән җитәкчелек итә.

1991 елда Айдар Хәлим Чаллы Язучылар берлеге һәм Чаллы шәһәр советы тарафыннан яңа оештырылган «Аргамак» журналына баш мөхәррир итеп чакырыла. 1991–1995 елларда ул татар һәм рус телләрендә чыккан бу журналның баш мөхәррире булып эшли.

1976 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Өч дистәгә якын китап авторы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Беренчеләр»: шигырьләр һәм поэма (1974), «Биктырыш»: балалар өчен поэма (1975), «Мәңгелек мизгел»: әдәби портретлар (1986), «Йөрәк ташы»: шигырьләр, балладалар, поэма (1990), «Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән»: фельетон (1996), «Минем Түгәрәк Имәнем» (1999), «Казлар көткәндә» (2000), «Милли шигырьләр» (2001), «Татар моңы»: хикәяләр, повесть, роман (2002), «Тилергән сиреньнәр»: шигырьләр (2003) һәм башкалар.

Библиография

Рахимов, Р. Р. Юбилейный вечер Айдара Халима / Р. Р. Рахимов // Звезда Поволжья. – 2023. – №2 (21-27 января). – С. 3. – Продолжение. – Начало: №1.

Рахимов, Р. Р. Юбилейный вечер Айдара Халима / Р. Р. Рахимов // Звезда Поволжья. – 2023. – №3 (28).

Хабутдинова, М. «Счастлива ли рабская покорность?» / М. Хабутдинова // Звезда Поволжья. – 2023. – №1 (14-20 января). – С. 3.

Рахимов, Р. Р. Юбилейный вечер Айдара Халима / Р. Р. Рахимов // Звезда Поволжья. – 2023. – №1 (14-20 января). – С. 3.

Мөхәммәтова, Рузилә. Бөркет ялгыз оча / Р. Мөхәммәтова // Мәдәни җомга. —  2022 .— №50 (23 декабрь) .— Б. 11.

Гыймазова, Л.  «Мин сабые һаман җиһанның…» / Р. Гыйлемханов. – Текст: турыдан-туры, электрон // Ватаным Татарстан. – 2022. – №187 (17 декабрь). – Б. 3. – URL: https://vatantat.ru/2022/12/99513/. – Чыгу вакыты: 16.12.2022.

Мөхәммәтова, Рузилә «Ул – милләт агасы» / Р. Мөхәммәтова // Шәһри Чаллы. – 2022. – №94 (23 декабрь). – Б. 10

Хәлим, А. «Татар теле өчен көрәшергә кирәкми, аны сакларга кирәк» / А. Хәлим; [әңгәмәдәш] Ф. Мостафина. – Текст: турыдан-туры, электрон // Безнең гәҗит. – 2022. – №48 (7 декабрь). – Б. 6. – URL: https://beznen.ru/archive/yter-suzem-bar/091222/aydar-khlim-tatar-tele-ochen-korsherg-kirkmi-any-saklarga-kirk. – Чыгу вакыты:09.12.2022.