Фәннур Шәйхенур улы Сафин

Язучы

Фәннур Шәйхенур улы Сафин 1948 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Минзәлә районының Күзкәй авылында туа. 1966 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм, комсомол путевкасы белән, Түбән Кама төзелешенә килә, нефть-химия комбинатында эшли. 1969–1974 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Ф. Сафинның башлангыч мәктәптә укыганда ук беренче шигырьләре «Ялкын» журналы һәм «Яшь ленинчы» газеталарында күренә башлый. Студент елларында иҗат иткән шигырьләре «Беренче карлыгачлар» (1970), «Юл башы» (1972) исемле күмәк җыентыкларда дөнья күрә. Шагыйрьнең беренче мөстәкыйль китабы – «Кеше юлга чыкса» (1976) исемле җыентыгы «Җитмешенче еллар Корчагиннары» дигән Бөтенсоюз конкурсына куелып, җиңүчеләрнең берсе итеп таныла.

Ф. Сафинның «Бир кулыңны», «Хушлашырга ашыкма», «Җырымда юатырмын», «Ялгыз көймә», «Мәхәббәт шатлыгы» шигырьләре көйгә салына һәм популярлык казана.

Ф. Сафин – 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

1992 елның 31 декабрендә вафат була.