Платонова Зинаида Ивановна

Шагыйрь

1934 елда Түбән Новгород өлкәсендә туа. 1953 елда педагогия училищесын тәмамлый. Үзбәкстанда, Чиләбе өлкәсендә, Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәрләрендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.

1966 елдан алып Татарстанда яши. 1974 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлый. 20 елдан артык Бехтерево, Тихоново, Мальцево авылларында укытучы булып эшли.

1985 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши башлый.

«Орфей» Яр Чаллы шәһәр әдәби берләшмәсе әгъзасы, Россиянең Язучылар берлеге әгъзасы,  Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы.

Күп шигырьләре авыл тормышына багышланган. Шигырьләре «Аргамак» журналында, «Новая Кама», «Вести КамАЗа», «Новый Зай» газеталарында бастырыла. Берничә китап авторы.

«Деревенька моя» (1999),  «Спасибо, белые метели (2004) китаплары авторы.
Шигырьләре «Под небом высоким» (2008) күмәк шигъри җыентыкка кертелгән.