Казаков Борис Васильевич (1946–2006)

Прозаик, шагыйрь, публицист

Казаков Борис Василий улы 1946 елның 5 маенда Пермь өлкәсенең Лысьва шәһәрендә туа.

Яр Чаллы шәһәренә 1977 елда килә. КамАЗның ДОСААФ комитеты рәисе, Пресс-рам заводында башлык булып хезмәт итә. 2004 елдан – профессиональ язучы.

«Военные рассказы» (1968), «Офицерский вальс» (1970), «История села Боровецкое» (1987), «О чём молчат колокола» (1990), «Поле коммунаров» (1993), «Голос пушкинской лиры» (1999), «Фронтовые дороги челнинцев» (2005) һәм башка китаплар авторы. Кызыл Йолдыз ордены, «За Отвагу» медале, «Ударник строительства КамАЗа» почет билгесе белән бүләкләнә.

Константин Симонов (2001) һәм Эдуард Касыймов (1989) исемендәге премияләр лауреаты.

Россия Язучылар берлеге әгъзасы.