Горбунов Леонид Назарович (1928–2015)

Шагыйрь

1928 елда Ижевск шәһәрендә туа. 1942 елны, сигезенче классны тәмамлаганнан соң, Мәскәү янында урнашкан эвакуацияләнгән хәрби заводта станок артына баса. Соңрак эшче яшьләр мәктәбе, хәрби училище, армиядә хезмәт итү… Ленинградтагы Лесгафт исемендәге физкультура институтын тәмамлый.

Отставкага чыккан подполковник Леонид Назарович 1991 елда Чаллы шәһәренә күчеп килә. Монда ул мәктәптә укытучы булып эшли, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

«Камская ладья» шахмат клубы җитәкчесе була.

Аның шигырьләре җирле басма битләрендә, «Аргамак» журналында басылып чыга.

Ил алдындагы хезмәтләре өчен Халыклар дуслыгы ордены һәм 13 медаль белән бүләкләнгән. Россия һәм Татарстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.

2015 елның декабрендә, 88 яше туларга аз гына вакыт калгач, вафат була.

 «Весенний сад» (2003), «Перо приравняю к штыку» (2005) китаплары авторы.

Шигырьләре «Под небом высоким» (2008) Чаллы поэзиясе антологиясенә кертелгән.