Быченок Владимир Алексеевич (1939–2010)

Шагыйрь

1939 елның 15 мартында Новосибирск шәһәрендә туа. Аэрофотогеодезист һөнәре буенча Новосибирск геодезия инженерлары,  аэрофотосъемка һәм картография институтын тәмамлый. Аэрофотогеодезия оешмасында карталар редакторы булып эшли. Гипроземда, Гипроводхозда, «Инженерная геодезия» оешмасында хезмәт итә. Маркшейдер вазифасында КамАЗ төзелешендә катнаша. Экспедицияләр белән бөтен илне әйләнеп чыга.

1963 елдан КПСС члены. Геодезия һәм картографиянең атказанган хезмәткәре.

70 нче елларда Яр Чаллы шәһәрендә яши, конструкторлык бюросында инженер булып эшли. Валерий Суров белән берлектә «Орфей» әдәби берләшмәсен төзи.

Аның шигырьләре «Сибирские огни», «Молодая гвардия» журналларында басылып чыга.

Россия Язучылар берлеге әгъзасы.

В. Быченок иҗатының күп өлеше беренчеләр романтикасы белән сугарылган. Шагыйрь Россиянең, аның халкының язмышы хакында уйлана.

2010 елның октябрендә Новосибирск шәһәрендә вафат була.

Китаплары:

«Жажда узнавания» (1989), «Разговор с романтикой» (1992),  Спутница любви (1993), «Северное сияние» (1994),  «Радуга» (1995), «Несбывшихся мечтаний лето» (1997),  «В стынущем лесу» (1998), «Стихотворения» (1999), «Пять венков сонетов» (2000), «Что там за околицей?» Биш повестьтан торган шигъри роман. «Где ж ты, Кежма?» Повесть первая (2001), «Что там за околицей?» Биш повестьтан торган шигъри роман. «Звезды на ладонях» Повесть вторая (2002), «Что там за околицей?» Биш повестьтан торган шигъри роман. «Повороты судьбы»  Повесть третья (2003), «Что там за околицей?» Биш повестьтан торган шигъри роман. «Белая ночь или шабашка» Дүртенче повесть (2004) һ.б., Новосибирскида һәм Мәскәүдә нәшер ителгән.

Чаллы язучыларының җыелма әсәрләреннән торган «Город моей мечты» (1977) китабы авторларының берсе, шагыйрьнең шигырьләре «Поступь батыра. КамАЗ-1972», «Под небом высоким» (2008) җыентыкларына да кергән.