Рәкит Җәүдәт улы Әбделманов (Рәкит Аллабирде)

Шагыйрь, прозаик, ТР Язучылар берлеге әгъзасы (2019), Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия иясе (2020)

Рәкит Җәүдәт улы Әбделманов (Рәкит Аллабирде) 1960 елның 22 мартында Башкортстанның Күмертау районы Яңа Аллабирде авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, Яңа Мораптал урта мәктәбен тәмамлый.

1978-1981 елларда хәрби диңгез флотында хезмәт итә. 1982 елда Татарстанның республикасының Зәй шәһәренә «КАМАЗ» оешмасына эшкә килә. Кичке сменада фажигагә эләгеп аягын югалта. 1983 елда Тәгәрмәчләр заводының оештыру бүлегендә эшли. 1984 елдан «Камгэсэнергострой» төзелеш берләшмәсендә өлкән мастер һәм 1985 елдан спорт биналары һәм корылмаларның баш инженеры вазифаларын башкара. 1986 елда Кама автомеханика техникумының кичке бүлеген тәмамлый.

Балачактан әдәбиятка гашыйк Рәкит Әбделмановның иҗатында ямьле Башкортстан ягының бай табигать күренешләре, эчкерсез-тырыш кешеләренең бәйләнеше киң чагылдырыла.

Әбделманов Рәкит 1988 елдан Яр Чаллы шәһәре Язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри. Аның шигырь һәм хикәяләре республика матбугатында даими басылып килә. Ул бүгенге көндә – «Аллабирде» (1996), «Хыял атым» (2011), «Влюбленные души» (2012), «Сулыш» (2017), «Җаным тама» (2016), «Әтәч елы» (2017), «Яшьлегем тугае» (2018), «Алиһә» (2018) дип исемләнгән повесть, хикәяләр, шигырьләр җыентыклары авторы. 2021 елда «Яшәү» («Житье») дигән китабы дөнья күрде.

2019 елдан Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы.

Рәкит Яүдәт улы 1996 елдан «Идел-Урал» хәйрия фондын оештыручы һәм җитәкчесе. Физик мөмкинлекләре чикләнгән актив кешеләрне туплаган фонд Россия төбәкләренә һәм БДБ илләренә сәяхәтләр оештыра, спорт, мәдәни, хәйрия чаралары үткәрә.

Рәкит Әбделманов – «Алтын йөрәкле кеше» (2009), «Татарстан Республикасының ел хәйриячесе» (2009), Россия Федерациясе «Благотворительность» сертификаты иясе (2010), «Зур йөрәкле кеше» (2013) исемнәренә лаек була. Ул җитәкләгән «Идел-Урал» хәйрия фонды Россия Федерациясе президенты указы нигезендә Хәйрия эшчәнлеге буенча ачык конкурста җиңүче дип бәяләнә. Хәйрия һәм халыклар дуслыгы эшчәнлеге өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан хөкүмәте тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, шулай ук «Яр Чаллы шәһәре каршында казанышлары өчен» (2010) билгесенә лаек була.

Библиографик күрсәткеч

Рәкит Аллабирде: Биобиблиографик күрсәткеч / Чаллы шәһәре М.Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсе; Әдәбият тарихы музее; Төзүче Р.Г. Хәмидуллина. – «Взаимная помощь» социаль нәшрияты ҖЧҖ, 2019. – 150 бит.

Рәхмәтуллина, Р. Артка юл юк [шагыйрь, хәйрия фонды учредителе Рәкит Абделманов турында] / Р.Рәхмәтуллина // Шәһри Чаллы. – 2010 – 24 март.

Абделманов, Р. [биография, нәсер һәм шигырьләр] / Р. Абделманов // Шәһри Чаллы. – 2011– 11 март.

Хәлимов, З. Күңелендә аның кояш [шагыйрь, хәйрия фонды учредителе Рәкит Абделманов иҗатын бәяләп] / З.Хәлимов // Шәһри Чаллы. – 2015 – 27 март.

Хәлимов, З. Туган җире аңа көч бирә [шагыйрь Рәкит Абделмановның “Сулыш” китабын тәкъдир итү турыннда] / З.Хәлимов // Шәһри Чаллы. – 2018 – 11 май.

Абделманов, Р. [биография һәм шигырьләр] / Р. Абделманов // Якты юл. – 2019 – 19 июль.