«Чор авазы»: Китапханәләр арасында Виктор Петрович Астафьевның 95 еллыгына багышланган иң яхшы чарага бөтенроссия бәйгесе (18+)

Время проведения: 15.04.2019 – 31.12.2019

Овсянка авылындагы В. П. Астафьевның музей-китапханәсе һәм Дивногорск Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы (Красноярск өлкәсе) китапханәләр арасында Виктор Петрович Астафьевның (1924–2001) тууына 95 ел булуга багышланган иң яхшы чарага «Чор авазы» исемле бөтенроссия бәйгесе уздыра: юбилей 1 май көнне билгеләп үтелә. Бәйге Россия китапханәләр ассоциациясенең мәгълүмати ярдәме белән һәм РКАның китап уку буенча секциясе катнашында оештырыла.

Бәйгенең максаты – төрле категорияләргә караган халыкны В.П. Астафьев әсәрләрен укуга тарту буенча китапханәләр эшен активлаштыру.

Бурычлар:

– В. П. Астафьевны укучылар аудиториясен киңәйтү;

– язучының иҗади мирасын популярлаштыру формаларын камилләштерү буенча китапханәләр эшчәнлеген стимуллаштыру;

– үткәрелүче чараларның сыйфатын һәм төрлелеген арттыру, В. П. Астафьев тормыш юлы һәм иҗатын популярлаштыруның инновацион формалары һәм ысулларын ачыклау;

– китапханәчеләрнең иҗади потенциалын үстерү һәм һөнәри компетентлыгын арттыру.

Бәйгедә катнашу өчен Россия Федерациясе җирлегендә урнашкан барлык система һәм ведомстволар китапханәләре чакырыла. Ул дүрт номинациядә узачак:

– «Балалар һәм яшүсмерләр өчен үткәрелгән иң яхшы чара (6–14 яшь)»;

– «Яшьләр өчен үткәрелгән иң яхшы чара (15–30 яшь)»;

– «Өлкәннәр өчен үткәрелгән иң яхшы чара (31 яшь һәм аннан өлкәнрәк»;

– «Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен үткәрелгән иң яхшы чара».

Бәйгегә эшләр 2019 елның 15 апреленнән 31 декабренә кадәр В.П. Астафьев музей-китапханәсенең электрон почтасы аша biblio.ast@mail.ru (хатның темасын На конкурс «Голос эпохи» дип билгеләргә) кабул ителә. Гаризаларны язу тәртибе һәм тәкъдим ителүче материалларга таләпләр белән Нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Элемтә өчен мәгълүмат:

Надежда Яновна Артамонова, В.П.Астафьев музей-китапханәсе директоры, бәйгенең координаторы: 8(39144) 2-76-30, 8-923-283-96-16.

Любовь Геннадьевна Карзникова, Дивногорск шәһәре Үзәк китапханәсенең методик бүлеге мөдире: 8(39144) 3-71-20.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: