«Вакыйгалар бару урыны – китапханә!» Бөтенроссия рәсемгә төшерелгән вакыйгалар (комикслар) бәйгесе (0+)

Бесплатно
Время проведения: 24 июля — 1 сентября 2020 года

Яшьләр өчен Россия дәүләт китапханәсе Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 2020 елның 24 июленнән 1 сентябренә кадәр, Россиянең беренче комикс-үзәге һәм илебезнең беренче китапханә комиксының 10 еллык юбилее уңаеннан, «Вакыйгалар бару урыны – китапханә!» Бөтенроссия рәсемгә төшерелгән вакыйгалар (комикслар) бәйгесе уздыра.

Әлеге бәйгедә теләсә кайсы яшьтәге һәм осталык дәрәҗәсе төрле булган авторлар катнаша ала. Эшләр төрле техника һәм стильдә башкарылырга мөмкин, әмма аларның сюжеты китапханә һәм китапханәчеләр белән бәйле булуы мөһим. 

Бәйгегә эшләр өчен тәкъдим ителгән темалар

·         китапханә детективы;

·         китапханә комикс-юл күрсәткече;

·         китапханәдә булган куркыныч һәм көлкеле вакыйгалар;

·         китапханә белән бәйле романтик вакыйгалар;

·         мәшһүр китапханәчеләр, укучылар, шәхси китапханә хуҗалары турында истәлекләр;

·         шәхси һәи гаилә китапханәсе белән бәйле вакыйгалар.

Бәйгенең номинацияләре:

·         иң яхшы рәсемгә төшерелгән вакыйга (жюри тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча)

·         Оештыру комитеты сайлаган эш

Әлеге номинацияләрдә җиңүчеләр дипломнар, махсус бүләкләр һәм бәйгенең партнерлары «Графические планшеты» (официальный дистрибьютор XP-Pen в РФ) АҖе, «Арт-Квартал» сәнгать кибете һ.б. призлары алачак. 

Эшләр 1 сентябрьгә кадәр kanunnikova@rgub.ru почтасына (Канунникова Юлия) кабул ителә. 

Йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2020 елның 15 сентябрендә Яшьләр өчен Россия дәүләт китапханәсендә узачак. 

Бәйгедә катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүмат белән проектның электрон битендә https://rgub.ru/libcomics/ таныша аласыз.

Нигезләмә

Поделиться: