«Мин Гринны укыйм!» Бөтенроссия акциясе (6+)

Бесплатно
Время проведения: 23.03.2020-23.08.2020

2020 елда Россиянең танылган язучысы А.С.Гринның тууына 140 ел була.

А.С.Грин исемендәге Киров өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе  2020 елның 23 мартыннан 23 августына кадәр «Мин Гринны укыйм!» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыра. 

Акциядә Россия Федерациясенең балалар һәм яшүсмерләргә хезмәт күрсәтүче теләсә кайсы китапханәсе, мәгариф һәм мәдәният учреждениесе катнаша ала. 
Акцияне уздыру вакытында анда катнашучылар флэшмоблар, әсәр рухына туры килүче һәм язучы иҗатын чагылдыручы костюмнар белән, А.С.Грин китаплары белән фотосессияләр үткәрә.

Катнашучылар акция кысаларында уздырылган чаралар турында «Я читаю Грина» төркемендә мәгълүмат бирә һәм #ЯчитаюГрина хештегы белән социаль челтәрләрдәге үз битләренә дә алып куя.

Акцияне үткәрү турында нигезләмә 

 

Поделиться: