Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында «Без – Россия гражданнары!» VII республика иҗади бәйгесе уздырыла

Время проведения: 15.10.2019-15.12.2019

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республиканың җирле сайлау комиссияләре, «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең татар республика оешмасы» – «Татарстан инвалидлары җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы, «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе» Татарстан Республикасының дәүләт мәдәният бюджет учреждениесе белән берлектә Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында «Без – Россия гражданнары!» VII республика иҗади бәйгесен уздыра. 

Бәйгедә Татарстанда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле (инвалидлыкның барлык категорияләренә караучы) 14 яшьтән алып 30 яшькәчә балалар һәм яшь гражданнар катнаша ала.

Номинацияләр:

I. «Сайлаулар – минем гражданлык позициям» номинациясе (18-30 яшьлек катнашучылар өчен әдәби бәйге).

II. «Сайлау хокукы белгечләре» номинациясе (18-30 яшьлек катнашучылар өчен сайлау хокукы һәм Россия Федерациясендәге процесс буенча башваткыч бәйгесе). 

III. «Мин – булачак сайлаучы!» номинациясе (14-17 яшьлек катнашучылар өчен сәнгать конкурсы).

Бәйгегә материаллар 2019 елның 22 ноябренә кадәр, «Конкурс» дип билгеләп, 420095, Казан шәһәре,  Серов проспекты, 3 нче йорт адресы буенча Сукырлар өчен махсус республика китапханәсендә кабул ителә.

Е-mail: rsbs@yandex.ru.

Бәйгенең нигезләмәсе

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: