«Без татарча укыйбыз!» видеороликлар бәйгесе (6+)

Время проведения: 09.01.2019–18.04.2019

Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 12 нче санлы татар китапханәсе 7 яшьтән алып 18 яшькәчә балаларны, яшүсмерләрне һәм аларның әти-әниләрен «Без татарча укыйбыз!» исемле видеороликлар бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгенең максаты  татар телендә китап укуны визуаль чаралар ярдәмендә пропагандалау.

Теркәлү карточкасы, видеороликлар, түләү квитанциясенең копиясе 2019 нчы елның 1 нче февраленнән 7 нче апреленә кадәр cbs_filial12@mail.ru  электрон адресы яки түбәндәге адрес буенча китапханәдә кабул ителә: Яңа шәһәр, Ш. Усманов урамы, 14 комплекс, 14/01 йорты.

Белешмәләр өчен телефон: 35-33-86.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

Поделиться: