«Гаиләбез традицияләре» («Традиции моей семьи») Иҗади бәйге  (6+)

Время проведения: 25.02.2019 – 15.05.2019

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 13 нче санлы китапханәсе 2019 елның 25 февраленнән 15 маена кадәр «Гаиләбез традицияләре» исемле шәһәркүләм иҗади бәйге үткәрде.

Катнашу өчен 6-17 яшьлек балалары булган гаиләләр, 17 яшьтән өлкәнрәкләр чакырылды.

Бәйгенең максаты – үсеп килүче буында, шәһәрдәшләребездә гаиләгә карата кыйммәтле кешелек мөнәсәбәтләре тәрбияләү, җәмгыятьтә гаиләнең ролен арттыру.

Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырылды:

– 6–12 яшьлек балалары булган гаиләләр;

– 13–15 яшьлек балалары булган гаиләләр;

– 16–17 яшьлек яшүсмерләр һәм аларның ата-анасы;

– 17 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге олылар.

Бәйге 2019 елның 25 февраленнән 15 маена кадәр өч этапта үткәрелде:

1 нче этап (25 февральдән алып 28 февральгә кадәр) – бәйге игълан итү;

2 нче этап (1 марттан алып 12 майга кадәр) – эшләрне кабул итү;

3 нче этап (13 майдан алып 15 майга кадәр) – йомгаклау.

Телефон: 56-36-40; WhatsApp 89869007736

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: