Иҗади бәйге «Без Алиш оныклары» (0+)

Время проведения: с 11.09.2017 года по 12.10.2017 года

14 нче балалар китапханәсендә «Без Алиш оныклары» дип аталган шәһәркүләм иҗади  бәйге узачак. Бәйгедә балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм кече яшьтәге мәктәп балалары катнашачак. Бәйге түбәндәге төрләр буенча узачак: «Нәфис сүз осталары», «Рәсем», «Кул осталары».

Рәсем һәм кул эшләре 11нче сентябрьдән алып 10 нчы октябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

12 нче октябрьдә сәгать иртәнге 10 нан алып кичке 4 кә кадәр нәфис сүз осталары ярышачак.

Сезне бәйгегә көтеп калабыз!

Поделиться: