Татарстанның Милли китапханәсе, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, «СУГЫШ. ЯЗМЫШ. КИТАПХАНӘ» бәйгесен игълан итә.
Бөек Ватан сугышы – илебез халкы үткән авыр сынаулар чоры. Китапханәләр дә әлеге җиңүгә илткән уртак көрәштә үз хезмәтләрен керткән – сугыш чорының катлаулы шартларында меңләгән китапханәчеләр батырларча фидакарь хезмәт үрнәге күрсәткән. Сугыш елларында китапханәләр эшчәнлеге – ул вакыйгалар, эшләр, исемнәрнең зур бер катламы. Китапханәчеләр фронтка ярдәм итәргә тырышып намус белән хезмәт итә, Бөек Ватан сугышы вакытында әрнүле күңелләргә кирәк булган яктылык һәм җылылыкны өләшә алар. Аларның күбесе 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнаша.
Бәйге 2020 елның мартыннан май аеның ахырына кадәр үткәрелә.
Бәйге эшләре 2020 елның 29 маена кадәр Metod.Nbrt@tatar.ru электрон почтасына «Җиңүнең 75 еллыгы» темасы күрсәтелеп яки флэш-картада тутырылган гариза белән бергә 420111, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 36 нчы йорт адресы буенча «Татарстан Республикасының Милли китапханәсе» ТР МДБУнең фәнни-методик бүлегендә кабул ителә.
Элемтә өчен телефон: 8(843) 292-54-17.
Бәйгенең нигезләмәсе
|