«Туган Авылым» Республика фотобәйгесе (18+)

Бесплатно
Время проведения: 20.01.2020- 20.06.2020

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында «Туган Авылым» милли комплексы  «Туган Авылым» республика фотобәйгесен игълан итте.

Бәйгенең партнерлары: ТР Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Муниципаль берәмлекләре ассоциациясе, ТР Якташлык җәмгыятьләренең координация советы.

Республика тарихында төп тема буларак авыл яктыртылган фотобәйгеләр булганы юк иде әле. Шул ук вакытта, милли мәдәниятнең чишмә башы нәкъ менә авылга барып тоташа, халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары да анда барлыкка килгән. Әлбәттә, заманча авылның көнкүреше, халкының көндәлек тормышы бүгенге көндә сизелерлек үзгәрде.

Фотографияләр бәйгесе өчен сайлап алынган тема сәнгать өчен дә, Татарстан тарихы өчен дә кызыклы, анда авыл халкы тормышында, республика икътисадында әһәмиятле урын алып тора.

Фотобәйге өч номинациядә үткәрелә:
– «Татарстан авылы. Көнкүреш һәм бәйрәмнәр»;
– «Авылның гореф-гадәтләре, йолалары, халык кәсепләре»;
– «Татарстан табигате».

Бәйгенең иң яхшы фотосурәтләре зур йомгаклау фотокүргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк, шулай ук Республика көненә (30 август) багышлап чыгарылачак фотоальбомның бер өлешен тәшкил итәчәк.  Моннан тыш, бәйгедә катнашучыларның эшләреннән торган фотокүргәзмәләр республиканың һәр муниципаль районында күрсәтелер, дип өметләнә оештыручылар.

Фотобәйгедә профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала.

Нигезләмәдә күрсәтелгән форма буенча тутырылган анкета-гариза һәм эшләр,  2020 елның 20 июненнән дә соңга калмыйча, конкурсның оештыру комитетына photokonkurs_tug-aul@mail.ru электрон почтасы яисә 420016, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Туфан Миңнуллин ур., 14/56 адресы буенча электрон формада кабул ителә.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: