«Догалы күңел моңнары» Язучы М.Сафинның иҗади эшчәнлеге буенча Республикакүләм фәнни-гамәли конференция (16+)

Время проведения: 07.02. 2019

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе  язучы Мансур Сафинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан, аның иҗади эшчәнлеге буенча «Догалы күңел моңнары» дип исемләнгән Республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра.

Конференциянең максатлары – Мансур Сафинның әдәби мирасына карата кызыксыну уяту һәм танып-белү эшчәнлеген формалаштыру, аның иҗатын шагыйрь, язучы, туган якны өйрәнүче һәм тәрҗемәче буларак өйрәнү.

Бурычлар:

– М.Г.Сафин иҗаты буенча белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү;

– укучылар игътибарын Мансур Сафин иҗатына юнәлтү;

– патриотизм хисләре формалаштыру.

Конференциядә катнашучылар: язучылар, журналистлар, мәктәп, югары уку йортлары укытучылары, музей хезмәткәрләре, әдәбиятчылар, Татарстан Республикасы китапханә хезмәткәрләре.

Конференциянең барышы һәм регламенты:

12.30 – 13.00   Конференция кунакларын һәм катнашучыларны теркәү;

13.00 – 14.00    Пленар утырыш (һәр доклад – 5-7 минут);

14.00 – 15.30    Секцияләрдә эш (һәр доклад – 5-7 минут);

15.30 – 16.00    Конференциягә йомгак ясау.

Конференция барышында секцияләр эшлиячәк:

– «Рус әдәбияты»;

– «Татар әдәбияты»;

– «Туган якны әдәби һәм тарихи яктан өйрәнү»;

– «Сәнгати тәрҗемә һәм публицистика».

Үткәрү урыны һәм вакыты: Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14 А йорты («Татарстан» кунакханәсе артында) адресы буенча урнашкан Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсе. 2019 елның 7 февралендә 13.00 сәгатьтә.

Катнашу өчен гаризалар (Кушымтаны кара) 2019 елның 5 февраленә кадәр librarymuzei@mail.ru электрон адресы аша кабул ителә.

Конференцияне оештыру комитеты:

Венера Марсиловна Гайнуллина, «ҮКС» МБУ директоры, Телефон: 8(8552)70-02-29;

Галина Давидовна Юстус, төп эшчәнлек буенча директор урынбасары;

Мансур Габдуллович Сафин, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге сәркатибе, ТР Язучылар берлеге, Россия һәм Татарстан журналистлар берлекләре әгъзасы, туган якны өйрәнүче-әдәбиятчы; 8 917 876 3162;

Хәмидуллина Роза Галимулловна, Әдәбият тарихы музее мөдире; 70-02-26, 89172835096;

Оештыру комитетының шәһәрдән читтә яшәүче катнашучыларга финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеге юк. Килү һәм яшәү –  катнашучыны җибәрүче як хисабына.

Сезне Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә көтеп калабыз. Рәхим итегез!

Оештыру комитеты

1 нче Кушымта

КАТНАШУ ӨЧЕН ГАРИЗА

Конференциядә катнашу өчен Сезгә 2019 елның 5 февраленә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14 А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенең  Оештыру комитетына түбәндәге гариза формасын җибәрергә кирәк булачак.

Электрон почта: library-muzei@mail.ru

Телефон: 70-02-26 моб. тел.: 89172835096

Фамилия, исем, әтисенең исеме
Шәһәр
E-mail, www
Почта адресы
Телефоны/факс/мобиль телефоны
Гыйльми дәрәҗәсе һәм гыйльми исеме
Оешма исеме (кыскартуларсыз) һәм уку йорты
Вазифа яисә сыйныф, курс
Фәнни җитәкче турында мәгълуматлар
Доклад (докладлар) исеме
Катнашу формасы (турыдан-туры/читтән торып)

2 нче Кушымта

Эшне әзерләү тәртибе: А4 форматлы кәгазьдә, барлык кырыйлардан 2 см. ара калдырыла, Тimes New Roman шрифты белән, 14 кегль, юл арасы 1,5; киңлеге буенча тигезләп, абзац 1,25 см. Текстларга сылтамалар, библиография текстның ахырында Искәрмәләрдә күрсәтелә. Текстта квадрат җәяләр белән искәрмәләр буенча чыганакның номеры һәм бит номеры күрсәтелә, мәсәлән [2, с. 95]. Искәрмәләрне библиографик ГОСТ буенча эшләргә, табуляция, күчерү, автомат сылтамалар һәм сноскалар, текстка рәсем яисә схемалар кертү тыела.

Җыентыкның редакция коллегиясе редакция таләпләренә туры килмәүче мәкаләне кире кагу хокукына ия.

Фәнни докладлар рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.

Поделиться: