«Китап театры» Әдәби әсәрне иң яхшы сәхнәләштерү видеосына төбәк бәйгесе (12+)

Время проведения: 10.04.2019 – 15.05.2019

«ҮКС» МБУнең шәһәр Үзәк китапханәсе иҗади һәм актив мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен  әдәби әсәрне иң яхшы сәхнәләштерү видеосына «Китап театры» исемле төбәк бәйгесе игълан итә. Бәйгедә катнашу өчен үзеңнең яраткан әдәби әсәреңнән өзекне сәхнәләштереп, аны видеога төшерергә һәм, гаризаны тутырып, library-sio@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Бәйгедә катнашу өчен 12-19 яшьлек яшүсмерләр һәм яшьләр чакырыла.

Бәйге 2019 елның 10 апреленнән 15 маена кадәр өч этапта үтә:

– 1 нче этап 2019 елның 10 апреленнән 10 маена кадәр – гаризаларны һәм эшләрне кабул итү;

– 2 нче этап 2019 елның 11 маеннан 15 маена кадәр – нәтиҗәләр ясау;

– 3 нче этап 15 майда – бүләкләү.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: