«Китап диңгезе буйлап гаилә белән» Шәһәр гаилә иҗаты бәйгесе  (0+)

Время проведения: 15.04.2019-26.05.2019

11 нче санлы балалар китапханәсе «Китап диңгезе буйлап гаилә белән» исемле шәһәркүләм гаилә иҗаты бәйгесе үткәрде.  Бәйге 2019 елның 15 апреленнән 26 маена кадәр гаиләдә китап укуны популярлаштыру, гаилә белән иҗат итү традицияләрен яңарту аша мәдәни китапханә киңлегендә гаиләнең социаль һәм иҗади активлыгын арттыру максатларында үткәрелде.

Бәйгедә катнашу өчен 3-11 яшьлек балалар тәрбияләүче иҗади, актив гаиләләр чакырылды.

Катнашучылар үз эшләрен түбәндәге номинацияләр буенча тапшырдылар:

«Иң гаҗәеп китап» – катнашучыларга гаиләнең иң яраткан китапларына реклама ясарга тәкъдим ителә. Китап яисә китапларны тәкъдим итү гаилә даирәсендә иң яраткан мавыгуларның берсе буларак китап укуны пропагандалау формасында башкарылырга мөмкин (бергәләп сөйләү, слайд-фильм, плакат). Видео чыгышның дәвамлылыгы 3 минуттан артмаска тиеш;

«Гаилә талантларга бай!» – әлеге номинациядә гаиләнең яраткан китапларындагы мотивлар буенча кул эшләре кабул ителә.  Төрле материаллар кулланырга мөмкин. Эшнең исеме һәм гаилә-авторның фамилиясе күрсәтелгән этикетка белән тәэмин ителергә тиеш;

«Әдәби палитра» – яраткан китап битләре буенча рәсемнәр.
Тулырак мәгълүматны 58-55-11 телефоны аша алырга була.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: