«Театрга йөрәгең белән кагыл…» Шәһәркүләм видеобәйге (0+)

Время проведения: 16.09.2019-16.10.2019

Яр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 11 нче санлы китапханәсе Россиядә Театр елы кысаларында уздырылган «Театрга йөрәгең белән кагыл…» исемле шәһәркүләм видеобәйгесенә нәтиҗәләр чыгарды. Бәйге 2019 елның 16 сентябреннән 16 октябренә кадәр 3 яшьтән алып 15 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр арасында үтте.

Бәйге театр сәнгате чаралары белән балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм әдәбиятны укуга җәлеп итүгә юнәлтелде.

Шәһәркүләм видеобәйгедә шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү үчреждениеләрендә тәрбияләнүче һәм урта мәктәпләрендә белем алучы 75 бала катнашты. Балалар ата-аналар һәм укытучылар белән берлектә әлеге бәйгегә бик җаваплы һәм иҗади карады. Бәйгедә катнашучылар шигырьне яттан сөйләде һәм татар, рус һәм чит ил авторларының әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтте. Чыгышлар биш баллы система буенча бәяләнде.

Жюри составында «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ методисты Р.Х.Мәгъсумова, 11 нче санлы китапханә китапханәчесе Ф.Г.Гайсина һәм Яр Чаллы шәһәре «Балалар театр сәнгате мәктәбе»нең татар бүлеге мөдире Л.И.Хәбибуллина булды. Жюрига катнашучылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады, чөнки катнашучыларның барысы да шигырьләрен сәнгатьле һәм хисле итеп укыды.

Фикерләшкәннән соң, төрле яшь төркемнәрендә номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Призлы урыннар алмаган катнашучылар төрле номинацияләрдә катнашучы дипломнары белән бүләкләнде.

Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 58-55-11 (Князева Елена Владимировна).

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: