«Җиһан сакчылары – чын батырлар дәвере» Әдәби бәйге (12+)

Бесплатно
Время проведения: 16.01.2020-05.02.2020

«Тәхет һәм Ватанга хезмәттә» XI F4 фантастика фестивале кысаларында «ҮКС» МБУнең шәһәр Үзәк китапханәсе «Җиһан сакчылары – чын батырлар дәвере» исемле әдәби бәйге игълан итә.

Бәйгедә теләге булган һәр кеше – аерым яки төркем белән ике яшь төркемендә катнаша ала:

12 яшьтән 16 яшькәчә;

17 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр.

Бәйгегә сугыш фантастикасы жанрындагы әдәби эшләр тәкъдим ителә, аларның төп герое – үз Ватанын (илен, планетасын, җиһанын, галәмен) саклаучы уңай герой.

Бәйгегә күләме 10 мең билгедән артмаган, зурлыгы 12 кегль Times New Roman шрифтында, юл аралары 1,5 булган, Word программасында басылган текстлар кабул ителә. Битнең кырлары: сулдан 3 см, башка яклардан 2 см калырга тиеш.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм бәйге эшләре 2020 елның 16 гыйнварыннан 5 мартына кадәр zelchik@mail.ru электрон почтасына җибәрелә.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре фантастика фестивалендә игълан ителде.

Поделиться: