«Китап укучы Татарстан: әдәби сәхнә» Әдәби-театраль бәйге-конференция (0+)

Время проведения: 01.04.2020-01.06.2020

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси фиркасенең Татар төбәк бүлеге, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават купере» журналы редакциясе ‒ «Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать журналы нәфис әдәбият сөючеләр арасында «Китап укучы Татарстан: әдәби сәхнә» исемле әдәби-театраль бәйге-конференциясе игълан итә.

Бәйгедә Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан нәфис әдәбият укучылар катнаша.

Муниципаль районнарның мәдәният идарәләре һәм бүлекләре тарафыннан бәйгедә катнашучыларга алдан ук укылырга тиешле әдәбият исемлеге бирелә. Әлеге исемлек белән танышканнан соң, катнашучылар түбәндә күрсәтелгән әсәрләрдән өзекләрне (монолог яисә диалог – бер яки аннан да күбрәк кеше) ятлый (укырга да мөмкин) һәм камера каршында сөйли. Чыгышларның видеоязмаларын жюри әгъзалары бәяли.

Быелгы бәйгедә катнашучылар өчен укылырга тиешле әдәбият исемлеге:

– А.Гыйләҗев «Җомга көн кич белән», «Балта кем кулында» М.Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә», «Без – кырык беренче ел балалары», З.Хөснияр «Көмеш чыбыркы», «Зөләйха кыйссасы».

Катнашу өчен гаризалар һәм видеоматериаллар 2020 елның 1 апреленә кадәр кабул ителә. Бәйгенең зона этабы 2020 елның 15 апреленнән башлана (5 зона). Бәйгенең йомгаклау өлеше Казанда 2020 елның май-июнь айларында үтәчәк (җиңүчеләр сайлап алынган өзекләрен сәхнәдә укыячак яки сөйләячәк).

Бәйгенең җиңүчеләре турында мәгълүмат «Сәхнә» журналының рәсми сайтында sahne.ru басылып чыгачак. (Үткәрү вакыты һәм шартлары турындагы үзгәрешләрне «Сәхнә» сайтында күзәтеп баруыгызны сорыйбыз).
Башкаручылар: Алсу Зөфәр кызы, Гөлшат Габделнур кызы.
Тел: 222-05-40 (1610), 8 904 671 53 35, 8 937 282 58 61
Электрон почта: saxna@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе