«Гаҗәеп әкиятләр» рәсем бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды (0+)

Время проведения: 09.01.2019–15.02.2019

Яр Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУнең 5 нче санлы китапханәсендә «Гаҗәеп әкиятләр» шәһәркүләм рәсем бәйгесенең йомгаклау өлеше узды.

Бәйге бөек язучы А.С.Пушкинның 220 еллыгына багышланды. Шагыйрь әкиятләрен иҗатының иң югары ноктасына җиткәч иҗат итә башлый. Алар өлкәннәр өчен дип язылса да, тиз арада балалар әдәбиятына кереп китеп, дәрәҗәле урын алалар.

Бәйгедә Чаллы шәһәре һәм Тукай районының мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 4 яшьтән алып 13 яшькәчә балалар катнашты.

Александр Сергеевич әкиятләре буенча эшләнгән иҗади бәйге эшләрендә катнашучылар яхшылык һәм явызлык арасындагы каршылыкны сурәтләп бирә алды. Пушкинның әкиятләре күп түгел, әмма аның төп геройлары һәркемгә таныш – алтын әтәч, алтын балык, Солтан патша, Аккош патшабикә һәм батырлар, поп һәм аның эшчесе Балда, белемле мәче. Яшь рәссамнар нәкъ менә шушы геройларны чагылдырды.

Бәйгегә килгән 300 дән артык эш арасында иң яхшылары дип түбәндәге катнашучыларның рәсемнәре танылды:

Анциферов Максим                       56 нчы «Родничок» балалар бакчасы

Бакиров Тимур                               58 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе

Бәширов Данияр                            49 нчы Кадет мәктәбе

Габдрахимов Булат                        116 нчы «Фиалка» балалар бакчасы

Гарифуллина Розалина                 70 нче «Ягодка» балалар бакчасы

Гафиатуллин Сәид                          «Алёнушка» балалар бакчасы

Гаязов Самат                                    101 нче «Щелкунчик» балалар бакчасы

Гаянова Регина                                80 нче «Реченька» балалар бакчасы

Динисламов Салават                      4 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе

Жилкина Марианна                        48 нче «Винни-Пух» балалар бакчасы

Ишмөхәмәтов Илнар                     54 нче гимназия

Белешмәләр өчен телефон: 70-77-45. Катнашуыгыз өчен рәхмәт, барыгызга да иҗади уңышлар!

Положение о конкурсе

Поделиться: