«Минем альтернатив дөньям» («Мой альтернативный мир») исемле кече жанрдагы иң яхшы фантастик әсәрләр бәйгесе (6+)

Время проведения: 01.02.2019–12.03.2019

«Җирнең альтернатив тарихы» F4 фантастика фестивале кысаларында «ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсе «Минем альтернатив дөньям» дип исемләнгән кече жанрдагы иң яхшы фантастик әсәрләр арасында бәйге игълан итә. Ул 2019 елның 1 февраленнән 12 мартына кадәр үткәрелә.

Бәйгедә 6 һәм аннан зуррак яшьтәге теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр җирнең альтернатив тарихын чагылдырырга тиеш: фән, тарих үсешенең башка төрле вариантлары (бу стимпанк, технопанк, альтернатив фантастика һәм башка жанрлар булырга мөмкин). Әсәрне язганда фәнни фантастиканың фән кысаларыннан чыкмаска тиешлеге исәпкә алынырга тиеш.

Бәйгегә күләме 10 000 билгедән артмаган,  Word текст редакторында, Times New Roman шрифты белән, 12 кегльдә, юл аралары 1,5 интервал белән басылган эшләр кабул ителә. Битнең кырыйлары сулдан 3 см, башка якларыннан 2 см калырга тиеш.

Бәйгедә аерым яки төркем белән ике яшь категориясендә катнашырга мөмкин:

– 12 яшьтән 16 яшькәчә;

– 17 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр.

Эшләр 2019 елның 12 мартына кадәр түбәндә күрсәтелгән электрон почтага кабул ителә.

Бәйге нәтиҗәләре 2019 елның 17 мартында «Зур хыяллар орбитасы: фәнни фантастика»  F4 фантастика фестивалендә игълан ителәчәк. Чит шәһәрдә яки авылларда яшәүчеләр бәйге нәтиҗәләре турында 2019 елның 20 мартыннан соң фестивальнең сайтында яисә электрон почтага җибәрелгән хат аша белә алачак.

Бәйгедә катнашу түләүсез.

Белешмәләр өчен телефон: 89196445729

e-mail: zelchik@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: