2019 елда Татарстанда игълан ителгән Эшче һөнәрләр елы кысаларында 12 нче санлы татар китапханәсе «Эшче һөнәрләр дөньясында» исемле лэпбуклар бәйгесе үткәрә.
Лэпбук ул – җыелма күрсәтмә һәм таратма материаллар тупланган интерактив тематик папка яки кесәле, ачыла торган, кулдан ясалган матур китап. Инглиз теленнән тәрҗемәсе: lap – тезләр, book – китап.
Бәйгенең максаты: балаларның, яшүсмерләрнең эшче һөнәрләр белән кызыксынуын үстерү.
Бәйгедә 3 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре катнаша. Лэпбук билгеле бер эшче һөнәр турында рус яки татар телендә ясала.
Теркәлү карточкасы, лэпбук, түләү квитанциясенең копиясе 2019 нчы елның 1 февраленнән 20 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча 12 нче санлы китапханәдә кабул ителә: Яңа шәһәр, Ш.Усманов урамы, 14 комплекс, 14/01 йорты.
Белешмәләр өчен телефон: 35-33-86.
Бәйгенең нигезләмәсе
«Эшче һөнәрләр дөньясында» бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА
Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме
Туган елы
Адресы
Телефоны
E-mail
Белем бирү учреждениесе
Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме
имза
дата
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|