«Милли курчак» милли киемдәге курчаклар бәйгесе (6+)

Время проведения: 14.01.2019–20.02.2019

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Милли курчак» дип исемләнгән милли киемдәге курчаклар бәйгесе уздыра.

Бәйгенең максат һәм бурычлары:

– халык мәдәниятенә карата кызыксынуны арттыру, Россия халыклары гореф-гадәтләре турындагы белемнәрне киңәйтү;

– иң оста үзенчәлекле курчак авторларын ачыклау һәм бүләкләү;

– балаларны актив иҗади эшчәнлеккә тарту;
– индивидуаль иҗади сәләтләрен ачу һәм чынга ашыру.

Бәйге 2019 елның 14 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр ике номинациядә уздырыла:

– традицион милли курчак;
– заманча курчак.

Бәйгедә 6 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар катнаша ала. Катнашу өчен гаризалар һәм иҗат эшләре 2019 елның 14 февраленә кадәр кабул ителә (гариза үрнәге бирелә). Балалар үзләре ясаган яисә әти-әнисе һәм укытучы ярдәмендә башкарган эшләрен тапшыра ала.

Эшләр Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А, шәһәр Үзәк китапханәсе, Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге адресы буенча кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-29; е-mail: сbs-nко@mail.гu

Бәйгегә нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2019 елның 20 феврале көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә узачак (Ямашев бульвары, 4/41 А).

Бәйгедә җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә дпломнар тапшырылачак.

Бәйгенең нигезләмәсе

 

«Милли курчак» милли киемдәге курчаклар бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

1. Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме: ________________________________________

2. Туу вакыты, яше: ________________________________________________________________

3. Номинациянең исеме: ____________________________________________________________

Телефоны, электрон почтасы: _______________________________________________________

Уку йортының атамасы, сыйныфы: __________________________________________________

Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме: _____________________________________

 

Дата  «____» ________________ 2019 ел.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: