Китап сөючеләр бәйгесе

Время проведения: С 1 июля по 9 августа 2015 года

ee655da3_j2015 елның 1 июленнән 9 августына кадәр муниципаль бюджет учреждениесе “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” Әдәбият елы һәм Яр Чаллы шәһәренең 85-еллыгы уңаеннан шәһәркүләм “Китап сөючеләр бәйгесе” игълан итә. Бәйгенең максаты һәм бурычлары:

– китап укуга кызыксыну уяту;

– Яр Чаллының әдәби тормышы белән таныштыру;

– шәһәр халкын китапханәләргә тарту һәм төбәк язучыларының иҗатын таныту.

Бәйгедә 16 яшьтән алып һәркем катнаша ала. Бәйгедә катнашучылар җирле язучы һәм шагыйрьләр белән бәйле булган 16 сорауга җавап бирергә тиеш. Сорауларга җаваплар электрон формада кабул ителә. Бәйгедә тулы җавап бирүчеләргә һәм кулланылган чыганакларны күрсәткән катнашучыларга өстенлек бирелә. Бәйгедә китапханә хезмәткәрләренә катнашу тыела.

Бәйгенең җиңүчесе булып викторина сорауларына дөрес җавап бирүче һәм бәйгенең барлык шартларын үтәүче санала. Бәйгенең нәтиҗәләре библиотека-челны.рф. сайтында урнаштырылачак. Бәйгенең җиңүчесе турында мәгълүмат, шулай ук, библиотека-челны.рф. сайтында булачак һәм җиңүче шул мизгелдән хәбәрдар булып саналачак. Бәйгенең җиңүчесен бүләкләү 13 августта 16:00 сәгатьтә «Җиңү паркы»ның кече сәхнәсендә “Әдәби Чаллы” шәһәр Фестивалендә узачак. Җиңүченең Фестивальдә катнашуы сорала.

Викторина сорауларына библиотека-челны.рф. сайтының «Шәһәркүләм конкурслар һәм акцияләр» бүлегенә кереп («Конкурс Книгочеев»-“Китап сөючеләр бәйгесе”) яки  электрон почта аша җавап бирергә мөмкин. (E-mail: library-cbs@mail.ru, «Конкурс Книгочеев» -“Китап сөючеләр бәйгесе” тамгасы белән).

Бәйгедә катнашучыларга тулы Ф.И.О., туган елын, телефонын, шөгылен (уку яки эш урынын) күрсәтергә кирәк.

Сорауларга җаваплар 2015 елның 9 августына кадәр кабул ителә. “Китап сөючеләр бәйгесе” сорауларына җавапларны Шәһәр үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты бүлегендә һәм Әдәбият тарихы музеенда табарга була.

Поделиться: