Әкият сөйлим, тыңлагыз!

Время проведения: апрель 2015 года

Әдәбият елы уңаеннан шәһәребезнең 12 нче санлы китапханәсе  “Көмеш кыңгырау” газетасы белән берлектә “Әкият сөйлим, тыңлагыз!” дигән  шәһәркүләм конкурс  игълан  итте.  Әкиятләр кешелек тарихының иң борынгы заманнарында ук барлыкка килгән. Әкиятләрдә  халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән тупланган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы  төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне  игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.  Менә шул кыйммәтләрне балаларга җиткерү максатыннан  үткәрелгән әлеге бәйгенең беренче  турын  һәр мәктәп үзендә үткәрде. Конкурсның икенче туры 14 нче майда 29 нчы гимназиядә үтте. Конкурста 29 нчы гимназия, 84 нче лицей, 4 нче, 45 нче, 52 нче мәктәпләр катнашты. 1-3 урыннарга лаек булучылар  һәм түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде: ”Иң  зирәк әкият”, “Иң серле әкият”, ”Иң гыйбрәтле әкият”,  “Иң шомлы әкият”. Җиңүчеләргә китапханә һәм  “Көмеш кыңгырау” редакциясенең дипломнары тапшырылды.

Конкурсның кагыйдәнамәсе

Конкурсның нәтиҗәләре

Беренче урын:

  1. 1. 29 гимназиянең 3«в» сыйныфы («Су әбисе ник елый»)
  2. 2. 52 мәктәпнең җыелма командасы (Г.Тукай «Кәҗә белән сарык»)
  3. 3. 45 мәктәпнең җыелма командасы (Ф.Яруллин “Ак яфрак”)

Икенче урын:

  1. 1. 84 лицейның җыелма командасы (А.Алиш «Сертотмас үрдәк»)
  2. 2. 4 мәктәпнең җыелма командасы (А.Алиш «Куян кызы»)

Өченче урын:

  1. 1. 29 гимназиянең 5 сыйныфы (Р.Батулла «Албасты»)
  2. 2. 4 мәктәпнең җыелма командасы (А.Алиш «Бик яхшы сабак алды ябалак»)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: