«Муса Җәлил – батырлык һәм намус символы» Шәһәркүләм иҗади бәйге (0+)

Время проведения: 10.01.2019–07.02.2019

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ 17 нче санлы китапханә 2019 елның 10 гыйнварыннан 7 февраленә кадәр каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Муса Җәлил – батырлык һәм намус символы» исемле шәһәркүләм иҗади бәйге уздырды. Бәйгенең төп максатлары:

– балаларны шигърият дөньясына, нәфис сүз жанрына тарту;

– каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатын пропагандалау.

Бәйгедә мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары катнаша ала.

Өч номинациядә үткәрелә:

– «Нәфис сүз» номинациясе;
– «Рәсем» номинациясе;
– «Кул эше» номинациясе.

Рәсемнәр һәм кул эшләре 2019 елның 10 гыйнварыннан 6 февраленә кадәр кабул ителде.

Шигырь укучылар бәйгесе 2019 елның 7 февралендә 09.00–16.00 сәгать аралыгында уздырылды.

Бәйгене үткәрү урыны:
17 нче санлы китапханә. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Татарстан урамы, 24 нче йорт, 213 фатир (50/02 – кв. 213).
Телефон: 32-71- 64.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

Поделиться: