«Әтиемә бүләгем» («Мой подарок папе») Шәһәркүләм котлау открыткалары бәйгесе (6+)
2019 елның 15 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр «ҮКС» МБУнең 15 нче санлы китапханәсе Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Әтиемә бүләгем» исемле шәһәркүләм котлау открыткалары бәйгесендә катнашырга чакыра. Анда 5-9 яшьлек балалар катнаша ала. Бәйге ике яшь төркемендә уздырыла: – 5-6 яшьлекләр; – 7-9 яшьлекләр. Бәйгенең номинацияләре: – «Открытка-аппликация»; – «Күләмле открытка»; – «Открытка-рәсем». Гаризалар, эшләр һәм квитанцияләр 2019 елның 15 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр 15 нче санлы китапханәдә Яр Чаллы шәһәре, Бердах бульвары, 4 нче йорт, 361-362 нче фатирлар (45/14) адресы буенча кабул ителә. Автобуста яисә трамвайда «45 нче мәхәллә» тукталышына кадәр барырга. Бәйгегә нәтиҗәләр 20 февраль көнне 16.00 сәгатьтә китапханәнең уку залында ясалачак. Белешмәләр өчен телефон: 52-69-06, электрон адрес cbs_filial15@mail.ru
«Әтиемә бүләгем» шәһәркүләм котлау открыткалары бәйгесендә катнашу өчен ГАРИЗА 1. Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме _________________________________________________ 2. Туу вакыты, яше__________________________________________________________________________ 3. Эшнең исеме______________ ______________________________________________________________ 4. Телефоны, электрон почтасы________________________________________________________________ 5. Белем бирү учреждениесенең атамасы, сыйныф яки төркем _____________________________________ 6. Җитәкчесенеэ фамилиясе, исеме, әтисенең исеме______________________________________________ Дата «___» __________ 2019 ел. |