«Шигъри тамчы» Шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе (6+)

Время проведения: 18.04.2019 – 25.04.2019

Үзәк балалар китапханәсендә «Шигъри тамчы» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе игълан ителде. Бәйгенең темасы: «Шагыйрьләрне шигырь белән тәбриклибез». Бәйге балаларны шигърият дөньясына тарту һәм юбиляр шагыйрьләр иҗаты белән таныштыру максатыннан уздырыла.

Программага Россиянең һәм Татарстанның юбиляр язучылары әсәрләре кертелә. Бәйгедә катнашучылар рус һәм татар телендә чыгыш ясый ала.

Катнашу өчен 6 яшьтән алып 12 яшькәчә балалар чакырыла. Гаризалар 2019 елның 15 апреленә кадәр biblio_cdb@mail.ru электрон адресына яисә Тынычлык проспекты, 61 нче йорт (Яңа шәһәр, 17/15 йорты, «Шатлык» яшьләр үзәге янында) адресы буенча Үзәк балалар китапханәсендә кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26.

Бәйге Үзәк балалар китапханәсендә 2 турда узачак:

1 нче тур – сайлап алу, 18 апрель көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр узачак.

2 нче тур – йомгаклау, 25 апрель 15.00 сәгатьтә башлана.

Нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләү – 25 апрель 16.00 сәгатьтә.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Шигъри тамчы» шәһәркүләм шигырь укучы балалар бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА


Катнашучының ФАМИЛИЯСЕ, ИСЕМЕ ________________________________________
ЯШЕ, МӘКТӘБЕ, СЫЙНЫФЫ________________________________________________
Җитәкчесенең ФАМИЛИЯСЕ, ИСЕМЕ, ӘТИСЕНЕҢ ИСЕМЕ, ТЕЛЕФОНЫ_______________________________
ЭЛЕКТРОН АДРЕС ______________________________________________________________________________
БӘЙГЕГӘ ТӘКЪДИМ ИТЕЛҮЧЕ ШИГЫРЬ_________________________________________________________

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: