«Китап – балаларның иң якын дусты» Шәһәркүләм балалар селфи бәйгесе (0+)

Время проведения: 25.02.2019 – 29.03.2019

12 нче санлы татар китапханәсе 2019 елның 25 февраленнән 29 мартына кадәр Сезне «Китап – балаларның иң якын дусты» шәһәркүләм балалар селфи бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгына багышлана.

Бәйгенең төп максаты һәм бурычлары: балаларны Яр Чаллы китапханәләренә тарту, укучыларның иҗади сәләтен үстерү,  фотобәйге ярдәмендә китапханәләрдә китап укуны, китапны рекламалауны оештыру.

Бәйгедә мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары (1–4 нче сыйныфлар) катнаша. Анда катнашу өчен балалар үз-үзләрен шәһәрнең теләсә кайсы китапханәсе бинасы яисә китапханә фонды китаплары белән китапханә интерьеры фонында төшергән цифрлы фотоларны  (селфи) тәкъдим итә.

Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә үткәрелә:

– 3-6 яшьлек мәктәпкәчә яшьтәге балалар;

– 7-11 яшьлек укучылар.

Катнашу өчен гаризалар, эшләр һәм түләү турындагы квитанцияләрнең копиясе 2019 елның 26 февраленнән 20 мартына кадәр 12 нче санлы татар китапханәсендә Яңа шәһәр, Ш.Усманов урамы, 14 нче мәхәллә, 14/01 йорты адресы буенча кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 35-33-86.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Китап – балаларның иң якын дусты» Шәһәркүләм балалар селфи бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме

Туу вакыты

Адресы

Телефоны

Е- mail

Балалар бакчасы, урта мәктәп исеме

Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән таныштым һәм риза:

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: