«Әниемнең йөрәк җылысы» Шәһәркүләм иҗади бәйге (0+)

Время проведения: 17.10.2019-25.11.2019


2019 елның 17 октябреннән 25 ноябренә кадәр
шәһәр Үзәк китапханәсендә «Әниемнең йөрәк җылысы» исемле шәһәркүләм иҗади бәйге узачак. Бәйгедә 4 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар катнаша ала.

Бәйгенең этаплары:

– 2019 елның 17 октябреннән 17 ноябренә кадәр – катнашу өчен гаризаларны һәм эшләрне кабул итү;

– 2019 елның 18 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр – «Әниемә шигырьләр» номинациясендә сайлап алу этабы;

 – 2019 елның 21 ноябре көнне 13.00 сәгатьтә – «Әниемә шигырьләр» номинациясенең йомгаклау өлеше;

– 2019 елның 25 ноябрендә 14.00 сәгатьтә – бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү.

Бәйге ике номинациядә узачак:

– «Әниемә шигырьләр»;

– «Әниемнең елмаюы»: Әниләр көненә багышланган һәм А3, А4 форматында балалар ясаган рәсемнәр, открыткалар, плакатлар, аппликацияләр.

Һәр яшь төркемендә җиңүчеләр I, II, III урыннар өчен Дипломнар белән бүләкләнәчәк. Бүләкләү тантанасы 2019 елның 25 ноябрендә 14.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә узачак.

Белешмәләр өчен телефон: 8-937-629-68-88.

Бәйгенең нигезләмәсе

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: