«Хәтерлибез, данлыйбыз, горурланабыз» Шәһәркүләм иҗади бәйге (6+)

Время проведения: 15.01.2020-15.02.2020

Яр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 11 нче санлы китапханәсе 2020 елның 15 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр Сезне «Хәтерлибез, данлыйбыз, горурланабыз» дип исемләнгән шәһәркүләм иҗади бәйгедә катнашырга чакыра. Бәйге 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Бәйгенең төп максаты – балаларның иҗади сәләтләрен ачу, аларны эстетик һәм рухи яктан үстерү, Ватан тарихының каһарманлык битләренә нигезләнеп, тарихи үзаңнарын формалаштыру, балаларда гражданлык һәм патриотлык хисе тәрбияләүгә этәргеч бирү, рухи, толерантлы мөнәсәбәтләр нигезендә шәхес формалаштыру.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә үткәрелә:

– 7-8 яшь;
– 9-10 яшь;
– 11-12 яшь;
– 13-15 яшь.

Бәйге эшләре биш номинациядә кабул ителә:
– «Җиңү алып килгән яз» номинациясе (баланың сугыш турында шигырь сөйләвен яздырган видео);
– «Сугышны күрмәсәк тә…» номинациясе (сугыш турындагы китапларга карата төрле техникада А3, А4 форматында башкарылган рәсемнәр);
– «Сугыш булды… Җиңү булды…» номинациясе (кул эшләре);
– «Сугыш турында китаплар укып…» (балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган Бөек Ватан сугышы турындагы әсәр турында фикер);
– «Китап хәтерендә сугыш мизгелләре» (сугыш турындагы китапка буктрейлер (китапнамә).

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанцияләр 2020 елның 15 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр Яңа шәһәр, 7/13, 109 нчы фатир («7 нче мәхәллә» тукталышы) адресы буенча 11 нче санлы китапханәдә кабул ителә.
Элемтә өчен телефон: 58-55-11.
Электрон почта: cbs_filial11@mail.ru.
Бәйгебездә катнашучылар үзләренең талантларын, иҗади сәләтләрен ача һәм күрсәтә алса, без бик шат булырбыз.

Бәйгенең нигезләмәсе

 

«Хәтерлибез, данлыйбыз, горурланабыз» иҗади бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисе:__________________________________
Туу вакыты:_____________________________________________________________
Телефон, электрон почта:_________________________________________________
Номинация:_____________________________________________________________
Уку йортының исеме:___________________________________________________
Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме:________________________
Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән таныштым һәм риза:___________________

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: