«Республикам турында китап» Шәһәркүләм иҗади кул эшләре бәйгесе (6+)

Время проведения: 10.02.2020-27.03.2020

ТАССРның йөз еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 15 нче санлы китапханәсе 2020 елның 10 февраленнән 27 мартына кадәр башлангыч һәм уртанчы сыйныф укучыларын «Республикам турында китап» исемле шәһәркүләм иҗади кул эшләре бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырыла:
– 7-10 яшьлек балалар;
– 11-14 яшьлек балалар.

Бәйге өч номинациядә үткәрелә:
– «Сезгә Татарстан турында сөйлим»;
– «Мин бу шәһәрне беләм»;
– «Туган як язучысы».

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанцияләр 2020 елның 10 февраленнән 20 мартына кадәр Чаллы шәһәре, Бердах булЬвары, 4 нче йорт (45/14), 361-362 нче фатир адресы буенча 15 нче санлы китапханәдә кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 52-69-06

Электрон почта: cbs_filial15@mail.ru яки WhatsApp: 8950-313-45-15

 

Бәйгенең нигезләмәсе

 

«Республикам турында китап» исемле иҗади кул эшләре бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме________________________________________
Яше_________________________________________________________________
Элемтә өчен телефон___________________________________________________
Электрон почта_______________________________________________________
Белем бирү учреждениесенең исеме______________________________________
Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме__________________________
Номинация__________________________________________________________
Бәйгене үткәрү шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм.  дата____________________
Шәхси имза__________

Поделиться: