«Сугышсыз дөнья рәхәт» Шәһәркүләм иҗади бәйге (0+)

Время проведения: 15.01.2020-15.02.2020

Яр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 11 нче санлы китапханәсе 2020 елның 15 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр Сезне «Сугышсыз дөнья рәхәт» дигән шәһәркүләм иҗади бәйгедә катнашырга чакыра. Бәйге 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Бәйгенең төп максаты – балаларның иҗади сәләтләрен ачу, аларны эстетик һәм рухи яктан үстерү, Ватан тарихының каһарманлык битләренә нигезләнеп, тарихи үзаңнарын формалаштыру, балаларда гражданлык һәм патриотлык хисе тәрбияләүгә этәргеч бирү, рухи, толерантлы мөнәсәбәтләр нигезендә шәхес формалаштыру.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары өчен бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә үткәрелә:
– 4-5 яшь;
– 6-7 яшь.

Бәйге эшләре өч номинациядә кабул ителә:
– «Сугыш тудырган шигырьләр» номинациясе (баланың сугыш турында шигырь сөйләвен яздырган видео);
– «Альбом битендә сугышны ясыйм» номинациясе (сугыш турындагы китапларга карата төрле техникада А3, А4 форматында башкарылган рәсемнәр);
– «Сугыш балалар күзлегеннән» номинациясе (кул эшләре).

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанцияләр 2020 елның 15 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр Яңа шәһәр, 7/13, 109 нчы фатир («7 нче мәхәллә» тукталышы) адресы буенча 11 нче санлы китапханәдә кабул ителә.

Элемтә өчен телефон: 58-55-11.

Электрон почта: cbs_filial11@mail.ru.

Бәйгебездә катнашучылар үзләренең талантларын, иҗади сәләтләрен ача һәм күрсәтә алса, без бик шат булырбыз.

Бәйгенең нигезләмәсе

 

«Сугышсыз дөнья рәхәт» иҗади бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

 

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисе:______________________________
Туу вакыты:_____________________________________________________________
Телефон, электрон почта:_____________________________________________
Номинация:_____________________________________________________________
Уку йортының исеме:_________________________________________________
Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме:___________________
Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән таныштым һәм риза:______________

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: