«КАМАЗ – шәһәр, шәһәр – КАМАЗ» Шәһәркүләм гаилә иҗат бәйгесе (0+)

Время проведения: 20.09.2019-21.10.2019

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 6 нчы санлы китапханәсендә 2019 елның 20 сентябреннән 21 октябренә кадәр «КАМАЗ – шәһәр, шәһәр – КАМАЗ» исемле шәһәркүләм гаилә иҗат бәйгесе узды.

Бәйге КАМАЗның тарихы һәм хәзергесе белән балаларның кызыксынуын арттыру, шәһәр барлыкка китерүче чара буларак КАМАЗның уңай образын тудыру максатларында үткәрелде.

Катнашу өчен 5 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар катнашты.

Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырылды:

–  5–8 яшьлек балалары белән ата-аналар;

– 9–12 яшьлек балалары белән ата-аналар;

– 13–16 яшьлек балалары белән ата-аналар.

Белешмәләр өчен телефон: 54-53-30

e-mail:  cbs-filial6@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

Поделиться: