«Данлы Җиңүгә багышлана» шәһәркүләм рәсем бәйгесе нәтиҗәләре (6+)
3
Март 2020
Сишәмбе
Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 13 нче санлы китапханәсе уздырган «Данлы Җиңүгә багышлана» дигән шәһәркүләм рәсем бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Бәйгедә 7-14 яшьлек балалар катнашты. Урыннар билгеләнгән темага ярашлы, үзенчәлеге, иҗади якын килүне күздә тотып билгеләнде. Белешмәләр өчен телефон: 56-36-40. Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!
|