«Туган як әкиятләре» Шәһәркүләм аппликация элементлары кергән рәсем бәйгесе (0+)

Время проведения: 09.09.2019-15.10.2019

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге 2019 елның 9 сентябреннән 15 октябренә кадәр «Туган як әкиятләре» исемле шәһәркүләм аппликация элементлары кергән рәсем бәйгесе уздыра. Бәйге, балалар арасында уку һәм иҗади активлыкны үстерүдә мөһим чара буларак, китап һәм китап укуны алга җибәрү максатларында үткәрелә.

Эшләр түбәндәге яшь төркемнәре буенча бәяләнәчәк:

– 6 яшькәчә балалар;

– 7-9 яшьлек балалар;

– 10-12 яшьлек балалар;

– 13-15 яшьлек балалар.

Бәйгегә татар әкиятләре мотивлары буенча теләсә кайсы сәнгать чаралары һәм материаллары ярдәмендә кәгазьдә яисә катыргыда ясалган рәсемнәр кабул ителә. Рәсемнәр аерым яисә әти-әниләр һәм укытучылар белән берлектә башкарылган булырга мөмкин.

Бәйгедә катнашу өчен гариза, иҗади эшләр һәм түләү турында квитанцияләр (бердәм документлар пакетында) 2019 елның 13 октябренә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары 4/14А адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-29;

e-mail: cbs-nko@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

«Туган як әкиятләре» Шәһәркүләм рәсем бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

1. Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме:

2. Туу вакыты, тулы яше:

3. Эшнең исеме:

4. Элемтә өчен телефон, электрон почта:

5. Уку йортының исеме, сыйныфы:

6. Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме.

Дата   «___ » _____________ 2019 ел.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: