«Сугышны рәсемгә төшерәм» Шәһәркүләм рәсем бәйгесе нәтиҗәләре (0+)

Время проведения: 10.02.2020-10.03.2020

Хәтер һәм дан елы кысаларында, Чаллы «Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре» МБУнең 13 нче санлы китапханәсе «Сугышны рәсемгә төшерәм» шәһәркүләм рәсем бәйгесе уздырды. Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган юбилей чаралары программасы кысаларында оештырылган иде.

Бәйгенең максаты: яшь буында патриотлык һәм Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү. 

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уздырылды:
– «Геройлар турында рәсемем» (Бөек Ватан сугышы геройлары, герой-балалар турында рәсемнәр);
– «Сугыш Җиңү белән тәмамланды» (сугыш турындагы китапларга рәсемнәр).

Сораулар буенча 56-36-40 телефоны буенча яки cbs_filial11@mail.ru электрон почтасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

 

Поделиться: