«Язучылар иҗатында туган ягым чагылышы» Шәһәркүләм бәйге (6+)

Платно
Время проведения: 11.02.2020-10.04.2020.

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 3 нче санлы китапханәсе 2020 елның 11 февраленнән 10 апреленә кадәр ТАССРның 100 еллыгы кысаларында оештырылган «Язучылар иҗатында туган ягым чагылышы» шәһәркүләм бәйгесе уздырды.

Бәйгенең төп максаты – балалар арасында китап уку һәм иҗади активлыкны үстерүнең мөһим бер коралы буларак, китап һәм укуны алга җибәрү. Бәйгедә 7 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар катнашты.

Бәйгенең номинацияләре:
– «Әкиятләр һәм әкиятчеләр» – кул эшләре;
– «Туган як прозасы» – рәсемнәр;
– «Шигъриятнең тылсымлы битләре» – рәсемнәр кабул ителде.

Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырылды:
– 7-10 яшьлек балалар;
– 11-14 яшьлек балалар.

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 34-72-16.

Электрон почта: library_3@mail.ru.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

Поделиться: