«КАМАЗ – Чаллының горурлыгы» шәһәркүләм лэпбуклар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды (6+)
5 ноябрь көнне 15 нче санлы китапханәдә «КАМАЗ» заводына нигез салынуга 50 ел булуга багышланган «КАМАЗ – Чаллының горурлыгы» шәһәркүләм лэпбуклар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә шәһәребезнең 23, 50, 15 нче урта мәктәпләре, 57, 58, 29 нчы гимназияләре, 84 нче лицей-интернаты, 86 нчы мәктәп-интернатында белем алучы 10 яшьтән алып 13 яшькәчә балалар катнашты. Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге: «Яңа заман күзлегеннән КАМАЗ» номинациясендә 10-12 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр: 1 нче урын – Камил һәм Рәзилә Рәүзетдиновлар; 2 нче урын – Зәкиев Кәрим; 3 нче урын – Кустенева Аделина. «Яңа заман күзлегеннән КАМАЗ» номинациясендә 13-14 яшьлекләр төркемендә җиңүче – Пронина Полина. «Зур илнең автогиганты» номинациясендә 10-12 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр: 1 нче урын – Матросова Дарьяна; 2 нче урын – Хәбиров Камил; 3 нче урын – Харисова Амелия. «Зур илнең автогиганты» номинациясендә 13-14 яшьлекләр төркемендә җиңүче –Бондаренко Диана. Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз! Белешмәләр өчен телефон: (8552) 52-69-06. Е-mail: cbs_filial15@mail.ru. |